Татарстан Республикасында урманнарны саклау кысаларында 1439 маршрут буенча патруль үткәрелә

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Урман законнарын бозуларны кисәтү, янгыннарны вакытында ачыклау, урманнарның торышы үзгәрүне һәм табигый һәм антропоген факторларның аларга йогынтысын үз вакытында билгеләү максатларында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урманнарны саклау буенча ел саен урманнарны патрульләү маршрутлары раслана.

«2023 елга урманчылыклар территориясен патрульләү өчен 1439 маршрут расланды. Бу узган ел белән чагыштырганда 59 маршрутка күбрәк, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Аларны төзегәндә торак пунктлар һәм бакчачылык коммерциясез ширкәтләре янындагы урманнарга патрульлек итү кирәклегенә дә аерым игътибар бирелде».

Аның сүзләренчә, быел урманнарны җир өслегендә патрульләү маршрутларының күбесе Нурлат (93), Минзәлә (78) һәм Саба (74) урманчылыклары территориясе буенча салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International