Арча урманчылыгының урман фонды территориясендә чаңгы ярышлары узган. Ярышларда 85 кеше – «Арча урманчылыгы» ДКУ, «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре, урман тармагы ветераннары һәм Үрнәк бистәсендә яшәүчеләр катнашкан.
18-40 яшьлек хатын-кызлар арасында узган ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны кадрлар белгече Анастасия Нуриева алган, икенче урында – урманны саклау һәм яклау буенча инженер Энҗе Мөхәммәтҗанова, өченче урында – бухгалтер Гөлназ Гыймадиева.
40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында беренче урынга – Сурнар урманчылыгы урманчысы Вера Александрова, икенче урынга – Балтач урманчысы Нурания Гыйлемханова, өченче урынга техник белгеч Гүзәлия Гарипова лаек булган.
18 яшьтән 40 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урын өчен көрәштә ботаклар кисүче Айрат Гайфуллин җиңгән, икенче урында – машина йөртүче Ранил Гарифуллин, өченчедә – кишәрлек мастеры Илнар Габдрахманов.
40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче һәм икенче урыннарны Үрнәк бистәсендә яшәүче Фәрит Габдрахманов һәм Илдар Шакиров алган, өченче урында – урманнарны торгызу буенча инженер Газинур Зиннәтуллин.
«Без мондый ярышларны беренче тапкыр уздырдык. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды, – дип сөйләде «Арча урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин. – Шулай ук бу «Урман чаңгы юлы – 2023» спартакиадасына әзерләнү өчен менә дигән мөмкинлек тә булды».