ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү ярышларында катнашты

2023 елның 3 июне, шимбә

Бүген Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышлар «Акчарлак» йөзү бассейны базасында узды.

Ярышларда Фәнил Әхмәдуллин, Нияз Имамиев, Андрей Атаманов һәм Дмитрий Анохин составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

«Мин ярышларда бик теләп катнаштым, чөнки кечкенәдән үк йөзәргә яратам, – дип сөйләде Андрей Атаманов. – Йөзү – сәламәтлекне ныгытырга, мускул тонусын яхшыртырга, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген үстерергә ярдәм итүче искиткеч спорт төре».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International