ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы «Бөтен ил – мин, син, ул» турслетында 1 нче урынны алды

2023 елның 3 июне, шимбә

Бүген Зеленодольск шәһәрендә «Маяк» СК базасында Россия көне һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Бөтен ил – мин, син, ул» туристлык слеты узды. Чараны РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы, ТР Спорт министрлыгы һәм «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» берләшмәсе оештырды.

Турслетны ачуда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева катнашты.

«Бөтен ил – мин, син, ул» турслеты барлыгы 400 дән артык кешене җыйды. Анда министрлыклар, ведомстволар һәм республиканың муниципаль районнары администрацияләре командалары катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасын Айрат Әхмәров, Самат Арипов, Дамир Төхвәтов, Әнәс Сөнгатуллин, Илмир Хәмдиев, Инсаф Ихсанов һәм Әлфия Әюпова тәкъдим итте.

Турслет программасына ярышларның түбәндәге төрләре кертелгән иде: «Формула 1»  (ярышлы тимбилдинг, анда командалар бергәләп ярыш болидларының төгәл күчермәләрен ясады һәм тизлеккә ярыштылар), спорт балыкчылыгы һәм 12 этаптан торган контроль-туристлык маршруты.

Турслет нәтиҗәләре буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы беренче урынны алды. Әхмәровлар гаиләсе «Җиңүгә омтылыш өчен» дипломы белән бүләкләнде.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International