Зарипов
Илгизәр Наил улы
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
(843) 221-37-02
E-Mail:
Ilgizar.Zaripov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1985 елның 5 ноябрендә ТАССРда туган 

Белеме:

  • 2007 елда "урман хуҗалыгы инженеры" белгечлеге буенча Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.
  • 2013 елда "хокук белгече" белгечлеге буенча Россия гадел хөкем академиясен тәмамлаган.

Гыйльми дәрәҗәсе:

  • Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты

Яңа һөнәри әзерлеге:

  • Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә "Төбәк командаларын үстерү" программасы буенча
  • "Эшлекле идарә итү остасы –Master of Business Administration (MBA, Association of MBAs accredited)" программасы буенча "Казан (Идел буе) федераль университеты" федераль дәүләт белем бирү учреждениесе
  • Саклык банкы корпоратив университетында "Цифрлы трансформация (Chief Digital Transformation Officer дәрәҗәсе)" программасы буенча

Квалификация күтәрү:

  • К(И)ФУның Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең һөнәри яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү үзәгендә "Дәүләт идарәсендә урта звено идарәчесе: теория һәм тәҗрибә" программасы буенча
  • К(И)ФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә "Дәүләт хезмәте системасында нәтиҗәле идарәче (карарлар кабул итү технологияләре, системалы фикерләү, идарә итү вәкаләтләрен үстерү)" программасы буенча
  • К(И)ФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә "Һөнәри эшчәнлектә нәтиҗәлелек нигезләре" программасы буенча һәм "Презентацияләр булдыру" тренинг программасы буенча уку
  • Урман хуҗалыгында җитәкче хезмәткәрләрнең һәм белгечләрнең россиякүләм квалификациясен күтәрү институтында "Урман янгыннарын сүндерү җитәкчесе һәм белгече" категориясе буенча "Очкычлар ярдәмендә һәм җир өслегендә урманнарны янгыннардан саклау" өстәмә һөнәри программасы буенча
  • Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә "Дәүләт һәм муниципаль идарәдә цифрлы трансформация нигезләре" программасы буенча

Хезмәт эшчәнлеге:
09.07.2008 – 31.01.2009 – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының "Идел буе урманчылыгы" ДБУ Зөя кишәрлеге урманчылыгында кишәрлек остасы;
01.02.2009 – 16.10.2009 – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының "Идел буе урманчылыгы" ДБУ дәүләт контроле һәм күзәтчелек буенча инженер;
19.10.2009 – 06.12.2010 – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу бүлегенең әйдәп баручы  консультанты;
07.12.2010 – 07.04.2011 – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу бүлеге җитәкчесе;
08.04.2011 – 27.10.2015 – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе;
28.10.2015 – 04.04.2018 – Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе;
05.04.2018 – 11.05.2019 – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе;
13.05.2019 башлап хәзергәчә – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары.

Дәүләт бүләкләре һәм бүләкләре:
"Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы" истәлекле медале, 2014 ел;
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе, 2015 ел;
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Рәхмәте, 2018 ел;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, 2018 ел;
Россия дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри берлеге республика комитетының Мактау кәгазе, "Россия дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри берлегенә 100 ел" юбилей билгесе, 2019 ел; Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2020 ел;
Казан шәһәре Мактау кәгазе, 2020 ел.

Өйләнгән, 2 бала тәрбияли.

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International