Рус-Алман Швейцариясе территориясен чүп-чардан чистарттылар һәм яшелләндерделәр

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Узган шимбә көнендә “Урман атнасы” акциясе кысаларында Казан шәһәренең Вахитов районындагы Рус-Алман Швейцариясе территориясендә 5 мең данә ылыслы агач утыртылды һәм каты көнкүреш калдыкларыннан чистарту эшләре башкарылды. Акциядә Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең, республика пенсия фонды хезмәткәрләре, Казан авыл хуҗалыгы университетының урман факультеты студентлары, Казан шәһәренең 181 санлы мәктәбендә укучылар катнашты.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская да үз агачын утыртты. “Экологик иминлек безнең халык өчен бик мөһим. Татарстанда ел саен үткәрелә торган әлеге акция әйләнә-тирә мохит проблемаларын хәл итәргә булыша һәм моңа охшаш чараларда халыкның катнашуы – безнең экологиябезне саклауның аеруча әһәмиятле өлеше булып тора”, – диде С.Х. Сабурская.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Нуретдин улы Бәдертдинов ММЧ вәкилләре каршында чыгыш ясаганда әлеге чараның “Урман атнасы” табигать саклау акциясенең кульминациясе булуы хакында билгеләп үтте. Аның кысаларында Татарстанда 350 гектарда 1 миллион яшь үсенте утыртылды, урман фондыннан 60 тонна каты көнкүреш калдыгы чыгарылды, 300 кубометр коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды. “Табигать саклау акцияләренең максаты – табигатькә, урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү һәм үрчетү проблемаларына җәлеп итү. Табигать саклау акциясенә кушылган барча кешеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә, бу республикада яшәүче 30 меңнән артык кеше”, – диде Ә.Н. Бәдертдинов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 15 сентябрьдән башлап Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан республикада “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе уздырыла, ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International