Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында республика урманчылыклары мәйданнарын үзгәртүне килештерү мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе узды. Чарада ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментының урман реестрын алып баруны һәм җир мөнәсәбәтләрен тикшерүдә тоту бүлеге башлыгы Елена Дымза, "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы директоры урынбасары Газинур Камалтдинов, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында Әлки, Әлмәт, Алабуга һәм Шәһәр яны урманчылыкларының мәйданнарын үзгәртү мәсьәләләре каралды. Исегезгә төшерик, быел Рослесхоздан "Рослесинфорг" ФДБУ җиткерелгән "Урманчылыкларның, урман паркларының чикләрен билгеләүне тәэмин итү" дәүләт йөкләмәсе кысаларында, учреждениенең Казан филиалы тарафыннан 23 урманчылыкта чикләрне билгеләү эше уздырыла.
Киңәшмә йомгаклары буенча күрсәтелгән урманчылыкларның мәйданнарын үзгәртүне килештерү карары кабул ителде.