Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә алдагы чорга бурычлар турында фикер алыштылар

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда киләсе чорга бурычлар каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләренең башлыклары һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Үз чыгышында ул республика территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре комплексын үтәү, Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең машина-трактор паркыннан файдалану, Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү мәсьәләләренә тукталды.

"Урман хуҗалыгы директорларына дәүләт йөкләмәсен вакытында үтәүне, урманчы-җитәкчеләргә эшләрне кабул итүне һәм аларның сыйфатын контрольдә тотуны тәэмин итәргә кирәк", – дип ассызыклады Рәис Гомәров.

Министр урынбасары дәүләт йөкләмәсен үтәү буенча лидерлар арасында республиканың Әгерҗе, Биләр, Баулы һәм Чирмешән урман хуҗалыкларын билгеләп үтте.

Рәис Гомәров быел Министрлык карамагындагы учреждениеләргә республика һәм федераль бюджет чаралары хисабына, шул исәптән "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында, сатып алынган 147 берәмлек техника һәм җиһаз тапшырылганлыгын искә төшерде. "Әлеге техниканы эксплуатацияләү һәм саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм", – дип өстәде ул.

Чарада шулай ук Министрлыкның оештыру эшләре бүлеге башлыгы Наталья Тюкаева да чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларны урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының башлангыч һөнәри берлек оешмалары эшчәнлегенең бурычлары һәм өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләрен дәүләт йөкләмәсен үтәү һәм машина-трактор паркын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне көчәйтергә чакырды. Шуның белән бергә министр "Урман атнасы – 2019", "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акцияләрен үткәрү, урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерү белән бәйле кайбер мәсьәләләрне дә билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International