Министрлыкта Kaukointernational фин компаниясе вәкилләре белән очрашу узды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Министрлыкта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәровның Kaukointernational фин компаниясе президенты Ниилес Айрол белән очрашуы булып узды. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов, Kaukointernational вәкилләре Дмитрий Школьный, Сергей Масалов һ.б. катнашты.

Очрашуны ачып, министр урынбасары Рәис Гомәров катнашучыларны урман хуҗалыгының торышы һәм Татарстан урманнарының токым составы белән таныштырды. Аерым алганда, ул Министрлыкның усак агачын эшкәртүне оештыруда мәнфәгать булуы турында хәбәр итте.

Алга таба очрашуда катнашучылар агач чималын эшкәртүне оештыруда хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Kaukointernational вәкилләре шулай ук урман фонды торышына космик контрольнең (урман биләмәләрен инвентаризацияләү, законсыз агач кисүләрне кисәтү, урман янгыннарын булдырмау) булган технологияләре һәм Финляндия Республикасы предприятиеләрендә һәм уку үзәкләрендә Татарстанның урман тармагы хезмәткәрләренең стажировкаларын оештыру мөмкинлекләре турында сөйләде.

Белешмә өчен. Kaukointernational фин компаниясе төрле эшчәнлек юнәлешләренә ия, шул исәптән энергия нәтиҗәлелеге, целлюлоза-кәгазь һәм урман сәнәгате, калдыкларны эшкәртү, биогаз җитештерү, юынты суларны чистарту өчен заманча чишелешләр һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International