Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының беренче ротациясен чәчү эшләре тәмамлана

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының беренче ротациясен чәчү эшләре тәмамланып килә.

«Чәчүне иртәгә, 25 нче мартта төгәлләргә планлаштырабыз, – дип сөйләде үзәк директоры Руслан Газизов. – Барлыгы 2 млн. данә нарат орлыгы, 1 млн. данә чыршы орлыгы, 700 мең данә каен орлыгы һәм 300 мең данә сары сәрви агачы орлыгы чәчеләчәк. Кәлшәләр май башланганчыга кадәр теплицаларда үсәргә тиеш, соңыннан без аларны үстереп бетерү өчен кырларга күчереп утыртачакбыз.

Белешмә өчен. Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге Европада иң зур автоматлаштырылган питомник булып тора, анда ябык тамыр системасы белән утырту материалы үстерелә. Үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән 12 млн данә кәлшә тәшкил итә. УСОҮ 11,3 гектар мәйдан били, аларда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, суыту һәм орлыкларны саклау корпусы, 2 склад һ.б. урнашкан. Үзәк Швециянең ВСС АВ компаниясеннән заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.

2019 нчы елда Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 6,7 млн.данә гади нарат (шул исәптән 202,5 мең данәсе – яхшыртылган нәсел үзлекләре белән), 2 млн.данә Европа чыршысы, 1.5 млн. данә иенке каен, 1,3 млн.данә Себер карагае, 0,5 млн.данә акация кәлшәсе үстерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International