ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенең кызган чагы. “Лаеш урманчылыгы” ДКУ территориясендә соңгы 4 көндә активистлар тарафыннан ябык тамыр системалы 20 мең данә чыршы утыртылды. Яшь агачларны утырту эшендә Рождественск, Нармонка урта мәктәпләрендә һәм Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары катнашты.

2016 елның 16 сентябрендәге № 448-осн боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында җитәкче-урманчыларның урынбасарлары, урманнарны саклау һәм яклау инженерлары белән “22.05.2008 № 22-ТРЗ нигезендә гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү тәртибе” һәм “Федераль дәүләт урман күзәтчелеген башкарганда урмандагы хокук бозуларны ачыклау тәртибе” темаларына хезмәт әзерлеге системасында чираттагы тематик дәрес үткәрелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.12.2014 № 1525 карары нигезендә гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлары өчен әзерләнә торган үзагачны тиешенчә исәпкә алу максатларында, төзү, корылмаларны ремонтлау һәм җылылык буенча үзагачны әзерләү чорын 1 елга кадәр тоту киңәш ителде. Шул ук вакытта утынның һәр гаилә әгъзасына түгел, ә бер гаиләгә генә бүлеп бирелүенә аеруча игътибар итәргә кирәк.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген башкару кысаларында ведомствога буйсына торган учреждениеләргә шәхси ихтыяҗлар өчен утын әзерләү урыннарын караганда киселгән агачны санарга, әзерләнгән үзагачны технологик каратларда каралган урыннарда урнаштырырга, алынган агачтан максатчан файдалануга карата контрольлекне арттырырга, урман законнарын бозуның барлык очраклары буенча административ хокук бозу эшләрен кузгатырга кушылды.

2016 елның 8 октябреннән 12 октбяренә кадәр Саба урман хуҗалыгының җирле урманчылыкларында 441 мең 100 данә яшь агач үсентеләре утыртылды. Утырту эшләре Мамадыш районының “Шәмәк” авыл җирлегендә; Саба районының “Иске Икшермә”, “Шәмәрдән” авыл җирлекләрендә; Кукмара районының “Өркеш” авылында; Арача районының “Сеҗе” һәм Теләче районының “Алан” авыл җирлекләрендә башкарылды. Текә авышлыкларда агачлар махсус техника ярдәмендә утыртылды, салмак бара торган агач утырту агрегаты платформасыннан махсус утырган кеше үсентеләрне җиргә куеп торды.

Татарстан Республикасында “Урман утырту көне” акциясенең көзге этабы башланганнан бирле 2 миллион 182 мең 208 данә агач утыртылды. Табигатьне саклау акциясе ай азагына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы, Арча районы, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә шундый шигарь белән макулатура җыю буенча акция узды. Анда катнашучылар тарафыннан 1124 кг төрле кәгазь һәм катыргы җыелды. Башлангыч сыйныфлар арасында  1 сыйныф (100 кг); урта сыйныфлар арасында – 7 сыйныф (144 кг), 8 сыйныф (107 кг); өлкән сыйныфлар арасында 10 сыйныф (70 кг) укучылары иң активлары булды. Акциядә гран-прига 11 сыйныф ия булды (99 кг). Экология акциясендә җиңүчеләрне котлыйбыз! Макулатура җыеп, илнең экологик халәте яхшыра! Моннан тыш, икътисадый файда да алырга мөмкин. Һәркем, шул исәптән мәктәп укучылары да кәгазьдән нәтиҗәле файдаланырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International