“Язгы урмандагы могҗизалар”

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Шулай дип аталган дәрес Халыкара урман көне һәм Махсус сакланучы территорияләр елы кысаларында ТР Спас муниципаль районының “Колосок” балалар бакчасында үткәрелде. Уенчыклар һәм рәсемнәр ярдәмендә балалар кыргый һәм йорт хайваннары, аларның яшәү тирәлеге турында, агачлар, кошлар, табигатькә сакчыл караш турында сөйләделәр. “Спас” заказнигы белгече Любовь Мурзак дәрес барышында нәниләргә урманның файдасы турында сөйләде: “Урманнар климатны йомшата, елгалардагы суның агышын җайга сала, туфракны су һәм җил ашаудан саклый, агач материаллары, кыйммәтле дару үләннәре, туклану продуктлары чыганагы булып тора, кешеләрнең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, шуңа күрә урманнарның роле бәяләп бетергесез. Табигать – бөек һәм акыллы укытучы. Кызганыч ки, әле күпләр табигатьнең матурлыгына һәм гармониясенә битараф булып кала. Хайваннар һәм үсемлекләрдән башка тормышыбызның никадәр ярлы булырын, аларның кирәклеген, файдасын, зарурлыгын күз алдына китерә алмагангадыр, бәлки. Безнең бурыч – табигать ярату һәм саклау”.

Бәйрәм тәмамланганнан соң, балаларга “Безнең урманнардагы кошлар”, “Күбәләкләрнең гаҗәп дөньясы”, “Әйләнә-тирәбездәге агачлар һәм куаклыклар”, “Нәниләр өчен экология” дигән китаплар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International