25 март көнне "Казан Кремле" музей-тыюлыгында "Махсус сакланучы табигать территорияләрендә танып-белү туризмы һәм экологик агарту" дип аталган бөтенроссия гамәли семинары булды. Аны "Яшел планета" гомумроссия балалар иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге оештырды. Семинарда катнашу өчен Казанга Карелия, Чувашия, Марий-Эл республикаларыннан, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Ставрополь краеннан делегатлар җыелды.
Үз эшләре турында "Кивач", "Большая Кокшага" тыюлыкларының, "Чаваш вармане" милли паркының экология-агарту бүлекләре хезмәткәрләре сөйләде. Казан педагоглары "Плещеево күле" милли паркында ел саен уздырыла торган "Без - Идел балалары" экспедициясендә катнашуларын сөйләделәр.
Чарада "Чулпан" дәүләт табигать заказнигы начальнигы катнашып, килүчеләр белән үзенең экология-агарту эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсен уртаклашты.