15 апрельдән Татарстан Республикасында янгын куркынычы сезоны башлана

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның 8 февралендәге “2016 елның янгын куркынычы сезоны йомгаклары һәм 2017 елда урманнарны янгыннан саклау эшен оештыру турында” № 100-осн боерыгына нигезендә, 2017 елның 15 апреле – Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда янгын куркынычы сезоны башлану көне.

Урманнарны саклау һәм яклау эшләре, календарь планнарга туры китереп, 2017 елның апреленнән алып октябрь ахырына кадәр башкарыла.

“Урманчылык” ДКУның аңа буйсынучы учреждениеләре белгечләре ел саен урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча халык арасында аңлату эшләре алып бара. Шулай ук урман янгыннарына бәйле вәзгыять турында һәм урман янгыннары аркасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы булганда кылынучы гамәлләр турында даими рәвештә халыкка мәгълүмат бирүне тәэмин итәләр. Җаваплы затларның ял һәм бәйрәм көннәрендә “Урманчылык” ДКУның һәм кишәрлек урманчылыкларының контораларында кизү торуын оештыралар. Бакча сезоны башлану белән, урманчылыклар һәм министрлык аппараты белгечләре бакчачылык һәм коммерциягә карамаган дача ширкәтләренең хисап җыелышларында ширкәтләр әгъзалары алдында урманнарда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча чыгышлар белән катнашачаклар.

Хәзерге көндә федераль һәм республика автомобиль юллары буена янгынга каршы темага баннерлар урнаштырылды, моннан тыш узган елдан калган аншлаглар һәм баннерлар да яңартыла.

Барлыкка килгән урман янгыннарын үз вакытында ачыклау максатында җирдә йөри торган һәм авиация патруль чаралары кулланыла. Урманны җирдә йөреп күзәтү “Урманчылык” ДКУда Урман янгыннарын сүндерү планнарында күздә тотылган, расланган маршрутлар буенча башкарылачак. Аңа буйсынган учреждениеләр территориясендә җирдән күзәтүнең  207 маршруты бар (гомуми озынлыгы 11 мең чакрымнан артык).

Ут кабыну урыннарын иртәрәк ачыклау өчен, “Урманчылык” ДКУның буйсынган учреждениеләре барысы да “Читтән торып күзәтү мәгълүмат системасы” программасына тоташтырылган.

Урманнарда дәүләт контролен һәм күзәтчелеген тәэмин итү буенча урман хуҗалыгы чаралары комплексын, янгынга каршы профилактика чараларын тиешле вакытында уздырганлыктан, республиканың урман фондында алты ел рәттән урман янгыннары булганы юк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International