“Һөнәре буенча иң яхшысы”

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Саба урман хуҗалыгында шундый исем астында урман тармагы һөнәрләре вәкилләре арасында ел саен үткәрелә торган ярышлар булып узды.

Ярышлар берничә этапта узды. Алар Ленин кишәрлегендә башланып китте, биредә станокчылар һәм төрле кишәрлекләрнең станокларга хезмәт күрсәтүче персоналы һөнәри осталыкта көч сынашты. Быел беренче урынны Ленин кишәрлеге цехы яулады.

Ярышлар агач эшкәртү комплексында дәвам итте, биредә һәр цех хезмәткәрләре зур тырышлык белән эшкә алынды һәм менә дигән нәтиҗәләрне күрсәтте.

Җиңел машина, йөк автомобильләрен йөртүчеләр, агач ташучылар, харвестер, форвадер операторлары, яссы һәм сөзәк урыннарда урман утырту эшләрендә катнашучы тракторчылар да игътибардан читтә калмады. Һәр эш төре өчен тиешле этаплар әзерләнгән иде.

Ярышларның иң зур йомгаклау өлеше “Карпатлар” исеме астындагы бик гүзәл урында узды. Биредә алты кишәрлек урманчылыгы, селекция-орлыкчылык үзәге, янгын-химия станцияләре, агач эшкәртү комплексы вәкилләре, шулай ук умартачылар һәм егерьләр көч сынашты. Урманчылар ярышы өчен барлыгы 13 төрле ярыш әзерләнгән иде. Алар нәтиҗәсендә беренчелекне Шәмәрдән кишәрлеге урманчылыгы командасы яулады, икенче урында – Корса урманчылыгы, өченчедә – Мишәбәш.

Ярышлар тәмамланганнан соң Сабантуй оештырылды, биредә теләге булган һәркем гореф-гадәткә әверелгән, милли бәйрәм барышында үткәрелә торган уеннарда да көчен сынап карый алды. Бөтен гомерен урманга багышлаган урман хуҗалыгы ветераннары әлеге бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.

Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Р.К. Гомәров, ТР Урман тармаклары хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты рәисе И.И. Гыймадиев, Инвестицион һәм территориаль үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – инвестицион үсеш буенча бүлек башлыгы И.И.Котдусов катнашты. Кунаклар бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде – алар урман хезмәтчәннәренең эшен югары бәяләделәр һәм Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Җиңүчеләрне мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү Урман хезмәткәрләре көненең мантыйкый азагына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International