Урманчылар агитбригадасы Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучылар белән очрашуларны дәвам иттерә

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре чираттагы мәртәбә, мәктәпләрдә укучылар һәм аларның ата-аналары белән һөнәри юнәлеш алуны уздыру максатларында, Арча районында булдылар. Урманчылар агитбригадасы белән очрашуда 300 тирәсе кеше катнашты. Урман тармагы хезмәткәрләре Урман хуҗалыгы министрлыгы эше турында фильм күрсәтте һәм урманчы һөнәренә юнәлеш алганда узарга кирәкле барлык баскычлар турында сөйләде. Студентлар концерт номерлары күрсәтте, ә бина фойесында кәрҗин үрүгә багышланган мастер-класс узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International