Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллиятен тәмамлап чыгучыларга дипломнар тапшырды

2018 елның 29 июне, җомга

Бүген, 2018 елның 29 июнендә, Лубян урман-техника көллиятендә чыгарылыш студентларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Үзенең чыгышында министр билгеләп узганча, хәзерге вакытта Лубян көллиятендә урманны белә торган, техника белән эш итә белгән, урман ресурсларында иркен юнәлеш алучы профессиональ кадрлар әзерләү өчен күп нәрсә эшләнә. "Сезгә тормышыгызда һәм хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар телисем килә, сезнең һәркайсыгызга илебезнең урман хуҗалыгын үстерү тарихында үзеннән соң изге эз калдыру бәхете насыйп булсын! Лубян урман-техника көллиятен тәмамлап чыгуыгыз белән тәбрик итәм!" – дип билгеләде министр.

Соңыннан Равил Кузюров чыгарылыш укучылар белән очрашты, биредә республиканың урман хуҗалыгында идарә структурасы, эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре, яшь белгечләргә булган ярдәм чаралары һәм Татарстан Республикасының урман тармагын үстерү перспективалары турында сөйләде. Булачак коллегалар белән очрашуга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләренең җитәкче-урманчылары да килгән иде. "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова яшь белгечләрне конкрет вакант вазыйфаларга чакырды. 

Лубян урман-техника көллияте – Татарстанда дипломлы, урман эшенең төрле-төрле тармакларына кирәкле белгечләрне укытып чыгара торган бердәнбер урта һөнәри белем бирү йорты. Көллиятне тәмамлап чыгучыларның күбесе Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында җитәкчеләр һәм әйдәп баручы белгечләр булып эшли. Лубян урман-техника көллияте эшләгән чорда белем бирү йортында 9000 артык дипломлы белгеч әзерләнгән, алар арасында Советлар Союзы Герое Николай Савин һәм Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов кебек якты шәхесләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International