Татарстанның урман хуҗалыклары хезмәткәрләре квалификация үстерде

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

20 кеше составындагы Түбән Кама, Ары, Кайбыч, Арча, Әлки, Әгерҗе, Буа, Тәтеш, Баулы, Кама урман хуҗалыклары хезмәткәрләре Лубян урман-техника көллияте базасында "Диләнкеләрне аерып чыгарганда һәм таксацияләгәндә эшләрне норматив, техник һәм хокукый тәэмин итү" темасы буенча квалификация үстерү буенча укулар узды.

Курс аудиториясе – Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларындагы берничә айдан башлап берничә елга кадәр урман хуҗалыгында эшләүче, квалификацияне арттырырга һәм норматив хокукый базадагы үзгәрешләр белән танышырга омтылучы урман осталары.

Курс 72 академик сәгатьтән тора иде, шулардан 36 сәгать – аудитория дәресләре һәм шуның кадәр үк – мөстәкыйль эш. Диләнкеләрне аерып чыгарганда һәм таксацияләгәндә эшләрне норматив, техник һәм хокукый тәэмин итү буенча теория дәресләре көллият аудиторияләрендә узды, ә гамәли дәресләр – урмандагы таксация полигонында.  

Укыту барышында тыңлаучыларны урман остасының эшен автоматлаштыру буенча заманча җиһазлар һәм программа тәэминаты белән таныштырдылар, цехка экскурсия оештырылды, биредә агач кисү материаллары белән эш башкару күрсәтелде, пилорам өчен заманча җайланмалар күрсәтелде, агач буенча кисү остасының эше белән таныштырылды.

Курс норматив база буенча электрон тест узу һәм гамәли биремнәрне үтәү формасында йомгаклау контроле белән тәмамланды.

Белем бирү урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә диләнкеләрне аерып чыгарганда һәм таксацияләгәндә эшләрне уздыру нигезләрен тулы дәрәҗәсендә үзләштерү мөмкинлеген бирде.

Курс азагында тыңлаучылар квалификация күтәрү турында таныклыклар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International