Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында беркетмә күрсәтмәләрен үтәү барышы каралды һәм агымдагы елның калган чорына төп бурычлар билгеләнде. Аппарат киңәшмәсен ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның профильле бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга республика урманнарын саклау, яклау һәм торгызу, урман фондын чистарту, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзүгә хокук сату буенча аукционнар уздыру, агач материалы китерү буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләренә урман утыртмаларын законсыз кисү очракларын ачыклау, кисәтү һәм чик кую буенча эшне көчәйтү бурычын йөкләде. "20 декабрьдән "Чыршы" операциясе башлана. Урман кишәрлекләрендә көн саен патрульлек итәргә кирәк. Безне уртак бурыч - ылыслы яшь агачларны саклап калу", - диде ул.

Киңәшмә азагында министр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышына әзерлек һәм аны үткәрү, республика урманчылыкларының урман хуҗалыгы регламентларын раслау мәсьәләләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International