Министрлыкта "Яшел Үзән фанера заводы" ГАҖ һәм "ИФМК" ҖЧҖ фанера чималын әзерләү һәм китертү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта "Яшел Үзән фанера заводы" ГАҖ һәм "Идел буе фанера-мебель комбинаты" ҖЧҖ фанера чималын әзерләү һәм китертү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, "Яшел Үзән фанера заводы" ГАҖ һәм "Идел буе фанера-мебель комбинаты" ҖЧҖ директорлар советы рәисе Александр Когогин, министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар "Яшел Үзән фанера заводы" ГАҖ һәм "Идел буе фанера-мебель комбинаты" ҖЧҖ 2019 елда фанера чималын китертү, ә атап әйткәндә - урман материалларының сыйфатына карата таләпләр, аларны китертү мөмкинлекләре, бәя кую һ.б. турында фикер алышты.

Белешмә өчен. "Яшел Үзән фанера заводы" ГАҖ бүгенге көндә Россиядә ФК һәм ФСФ маркалы суга чыдам каен фанерасы җитештерүдә махсуслашкан атаклы заводларның берсе булып тора. Аның сыйфаты Е1 эмиссиясе классы стандартларына җавап бирә, моны "Фантест" ФП (Санкт-Петербург ш.) тарафыннан бирелгән куркынычсызлык буенча ярашлылык сертификаты раслый.

"Идел буе фанера-мебель комбинаты" ҖЧҖ эшчәнлегендә төп юнәлешләр: фанера, мебель, юнылган һәм кабыгыннан әрчелгән шпон җитештерү, ябыштырылган шпоннан бөгеп ябыштырылган мебель комплектларын күпләп һәм вак серияләп җитештерү хезмәтләрен күрсәтү һ.б. Җитештерелә торган продукциянең 70%ыннан артыгы дөнья базарына экспортлана. Даими сатып алучылар булып БДБ, АКШ, Германия, Польша, Дания, Словения, Италия, Мисыр, Венгрия һ.б. илләрнең компанияләре тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International