Равил Кузюров "Россиянең урманнарны яклау үзәге" ФБУ директоры в.б. Павел Попов белән очрашты

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Россиянең урманнарны яклау үзәге" ФБУ директоры в.б. Павел Попов белән очрашты. Очрашуда министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге" директоры Надежда Кузякина һ.б. катнашты.

Очрашу башында Равил Кузюров катнашучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы торышы белән таныштырды. Ул сөйләгәнчә, 2018 елда республикада 49 мең гектар мәйданда урман патологиясе буенча тикшеренүләр уздырылган һәм 7 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылган. Министр билгеләп узганча, уздырылган комплекслы урман хуҗалыгы эшләре һәм чаралар нәтиҗәсендә урман хуҗалыгы белгечләренә һәлак булган һәм зыян күргән урман утыртмалары мәйданнарын 15 мең гектарга киметергә мөмкин булган.

Үз чиратында, Павел Попов җыелган кешеләргә урманнарны яклау өлкәсендә фәнни тикшеренүләрнең перспективалы юнәлешләре турында мәгълүмат җиткерде.

Алга таба чарада катнашучылар урманнарның санитар торышын яхшырту мөмкинлекләре, урман патологиясе буенча тикшеренүләрне уздыру һәм урман патологиясе буенча мониторинг мәсьәләләре турында сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International