Министрлык хезмәткәрләре Түбән Новгородта урманчылыкларның чикләрен билгеләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә эшендә катнашты

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты белән "Рослесинфорг" ФДБУ "2019 елда урманчылыкларның чикләрен билгеләүне тәэмин итүгә бәйле дәүләт эшен башкару буенча үзара хезмәттәшлек итү. 2015-2018 еллар өчен эш йомгаклары" темасына уртак киңәшмәсе узды. Утырыш эшендә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, "Рослесинфорг" ФДБУ директоры урынбасары Людмила Коновалова, урман хуҗалыгына идарә итүче төбәк органнары, тармак учреждениеләре вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов һәм дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәп баручы консультанты Рамил Гыйльманшин катнашты.

Киңәшмә кысаларында урманнарда дәүләт инвентаризациясен уздыру, төбәкләрдә урманчылыкларның чикләрен билгеләү, Россия Федерациясе дәүләт урман реестрына, күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына белешмәләр кертү кебек актуаль мәсьәләләр каралды.

Татарстан Республикасында башкарылган эш турында кыскача хисап белән министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә, Татарстанда урман фонды җирләренә карата барлыгы 328 мең гектардан артык мәйданда (урман фондының гомуми мәйданының 27% тирәсе) кадастр исәбенә алу гамәлгә ашырылган.

Әмир Бәдертдинов билгеләп узганча, болар белән берлектә республикада урманчылыкларның чикләрен билгеләү буенча дәүләт эше алып барыла. 2018 ел дәвамында әлеге эшчәнлек 24 урманчылыкта, гомуми 920 мең гектар мәйданда алып барылган, бу исә урман фондының барлык мәйданының 74%ын тәшкил итә. "Гомуми 316 мең гектар мәйданда җиде урманчылыкның чикләрен билгеләү эшен төгәллисе калды", – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International