Татарстанда Халыкара урманнар көненә багышланган беренче дәресләр узды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Иртәгә, 21 март көнне, Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге бәйрәм 2012 елның 21 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы карары белән гамәлгә куела. Халыкара урманнар көненең төп максаты – җәмәгатьчелекне урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү, урман экосистемасының әһәмияте, аны яклау һәм торгызу чаралары турында мәгълүмат бирү.

Татарстан Республикасында 20 марттан 22сенә кадәр гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә дәресләр, түгәрәк өстәлләр, Лубян урман-техника көллиятендә Ачык ишекләр көне һ.б. чаралар уздырылды. Барлыгы 100 артык чара уздыру күздә тотыла.

Бүген Халыкара урманнар көненә багышланган беренче дәресләр Алексеевск районының Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Алабуга районындагы 5 нче урта мәктәптә узды. Аларда ТР "Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Людмила Желтухина, урманнарны саклау һәм яклау инженеры Алевтина Согорина һәм ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ урман остасы Инна Леонова укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм табигатьтә һәм кеше тормышында урманнарның роле белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International