Кичә, 21 майда, Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында "Балалар иҗат йорты” МБО базасында "Без төрле, әмма без бергә” балалар иҗтимагый берләшмәләре слеты узды. Чарада муниципаль район башлыгы Александр Никошин, райондагы оешмаларның, учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең вәкилләре, район мәктәпләре укучылары катнашты.
"Урман хуҗалыгы һәм экология" юнәлешен Чуаш Кичүе урта мәктәбенең "Росток" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар тәкъдим итте. Алар үзләренең эшчәнлеге, уздырылган "Кошлар көне", "Урман утырту көне", "Урманны янгыннан сакла", "Яшел патруль" акцияләре һәм киләчәккә булган планнары турында җентекләп сөйләде.
Чара кысаларында балаларның иҗат коллективлары катнашында концерт-музыкаль программа оештырылган иде. Соңыннан балалар берләшмәләренең аерылып торган җитәкчеләре һәм катнашучылары бүләкләнде.