Казанда "Урманнарга идарә итү һәм бизнес максатлары өчен урманнарны инвентаризацияләү һәм урман корылышы" конференциясе ачылды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген "Корстон-Казан" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы базасында "Урманнарга идарә итү һәм бизнес максатлары өчен урманнарны инвентаризацияләү һәм урман корылышы" фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Конференция үз эшен кадастр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә һәм урманчылыкларның чикләрен билгеләүне тәэмин итүгә багышланган семинардан башлап җибәрде. Семинар "Рослесинфорг" ФБДУ филиаллары директорлары һәм белгечләре өчен махсус оештырылган иде.

Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшчәнлекне тормышка ашыру буенча актуаль мәсьәләләр юридик аспектлар һәм перспектив юнәлешләр, җир кишәрлекләрен оештыру ысуллары һәм үзенчәлекләре, чикләрен урнаштыру тәртибе һәм килештерү үзенчәлекләре һәм реестр хаталарын төзәтү, урманчылыклар һәм урман парклары чикләрен билгеләү технологияләре, шулай ук урман корылышы материаллары буенча урманчылык чикләрен төгәл билгеләү максатларында җирлекнең топографик нигезен формалаштыру кебек сорауларны үз эченә алды.

Семинарның спикерлары – "Рослесинфорг" ФДБУ әйдәп баручы белгечләре – директор урынбасары Людмила Коновалова, җир мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Юлия Никонова, Җир мөнәсәбәтләре идарәсенең кадастр һәм җир төзелеше эшләре бүлегенең әйдәп баручы инженеры Надежда Гончарова, урманчылыклар һәм урман парклары чикләрен билгеләү бүлеге башлыгы Ирина Лунева. Шулай ук "Панорама" конструкторлык бюросы АҖ генераль директоры Сергей Кириченко да чыгыш ясады.

Иртәгә, 11 нче октябрьдә, 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр конференциянең пленар утырышы узачак. Шулай ук урманнан файдалануның һәм урман идарәсенең актуаль мәсьәләләре буенча дискуссия мәйданчыклары оештырылачак: урманнарны дистанцион мониторинглау һәм компенсацияле торгызу, дәүләти-хосусый партнерлык, урманнарны дәүләти инвентарьлау нәтиҗәләре һәм перспективалары, норматив-хокукый аспектлар. Конференциядә Россия Федерациясенең 40 субъектыннан барлыгы 300дән артык кеше катнашыр дип көтелә.

 

 

"Рослесинфорг" ФДБУ матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International