Равил Кузюров "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ һәм "Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ДБУ 2019 елдагы эш нәтиҗәләре буенча җыелыш уздырды

2020 елның 14 феврале, җомга

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды. Анда ул "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе белән "Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең "2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары. 2019 ел өчен күмәк  шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына җыелыш уздырды. Киңәшмә Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы мәдәният йорты базасында узды, анда муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов катнашты.

Узган елгы эш нәтиҗәләре турында "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев сөйләде. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, табигатьне саклау акцияләре һәм 2020 елга планнар турында сөйләде. "Хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек бара, – дип билгеләп үтте Нияз Таҗмиев. – Кисәтүләр бирәбез, авыл җирлекләре башлыклары, урманнан файдаланучылар белән очрашулар уздырабыз, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-профилактик эш алып барабыз".

Җыелышка йомгак ясап, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә урманнарны торгызу һәм үрчетү, урман законнарын бозу очракларын кисәтү һәм ачыклау белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International