Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларын үткәрә башлады

2020 елның 3 апреле, җомга

«Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәүгә кереште. «Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә, без урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча кичектергесез эшләр башкаручы оешма булып торабыз. Барлык эшкә җәлеп ителгән хезмәткәрләргә тиешле үрнәктәге эш урыны турында белешмәләр бирелде», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Алексей Александров. 

Шулай итеп, быел Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 100 км озынлыгында янгынга каршы яңа минераллаштырылган полоса булдырылачак һәм гомуми озынлыгы 200 км булган минераллаштырылган полосалар каралачак. Шулай ук янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзү, аларны үзгәртеп кору, урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмат стендлары, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру һ.б. эшләр дә башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International