Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Алексеевск муниципаль районында булды

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эшлекле сәфәр ясады. Анда ул «Биләр урманчылыгы» ДКУ һәм «Биләр урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты.

Биләр авылына килеп җитү белән, министр декоратив агач һәм куак үсентеләре үстерелә торган теплицаны карады. Аны муниципаль район башлыгы Сергей Демидов, җитәкче-урманчы Рамил Нуруллин һәм урман хуҗалыгы директоры Александр Рузанов озатып йөрде. Рамил Нуруллин хәбәр иткәнчә, биредә шәһәрләрнең һәм торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү өчен көнбатыш туясы, япон тубылгысы, ак боҗыр куагы, вак гөлҗимеш һәм балан яфраклы кабарчык орлык үсентеләр үстерелә.

Алга таба Равил Кузюров урман үсемлекләре орлыкларын эшкәртү җиһазларын бәяләде. Быел «Биләр урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләренә 300 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләргә кирәк булачак. Бүгенге көнгә 10 кг орлык җыелган.

Эш сәфәре ахырында Татарстанның урман хуҗалыгы министры ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу авыл мәдәният йорты базасында узды. Үзенең чыгышында Равил Кузюров Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең төп юнәлешләре, гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика программалары, республиканың урман комплексы торышы һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

«Төп бурычларыбызның берсе – тармак хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту. Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән без бу юнәлештә билгеле бер нәтиҗәләргә ирештек. Бу – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау программасы, яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары, шулай ук урманчылыклардагы хезмәткәрләргә республика бюджетыннан өстәмә түләүләр, – диде Равил Кузюров. – Мин сезгә урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарылган эшләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Уртак көч белән без куелган барлык бурычларны үтәячәкбез һәм зур нәтиҗәләргә ирешәчәкбез».

Җыелыш ахырында тармакның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Алексеевск урманчылыгының участок урманчысы Роберт Сибгатуллин – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, Кызыл юл участогы җитәкчесе Мәлик Сафин һәм Олы Полянка участок урманчылыгының урман остасы Галина Фомина ТР урман хуҗалыгы министрының рәхмәте белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International