Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елда урманнарны яңадан торгызу йомгаклары турында фикер алыштылар

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елда урманнарны яңадан торгызу буенча план күләмнәрен үтәү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды. Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев һәм дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Василий Чернов катнашты.

Киңәшмә барышында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, Идел буе федераль округы төбәкләрендә урман культуралары эшләрен үткәрү һәм 2021 елга бурычлар турында фикер алышынды.

Тимур Галиев Татарстан Республикасында быел 4785 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылганын сөйләде. Шулардан 2193 га мәйданда – урман культуралары утыртылган, 103 га – урманнар үрчетелгән, 9 га – катнаш урман торгызу эшләре, 2480 гектарда табигый урман торгызуга ярдәм итү эшләре башкарылган. Бүгенге көндә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте,%» дигән максатчан күрсәткече 168,3% тәшкил итә (2020 елга план – 69,8%).

2021 елда урманнарны торгызу эшләрен башкару өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан 13,5 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 38,6 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән, дип өстәде Тимур Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International