Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр арасында «Балалар күзелегеннән урман» рәсем конкурсын уздырган

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

«Нурлат урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Ак каен», «Яшь урманчылар», «Яшел патруль», «Росток», «Яшь урманчы» һәм «Зеленые» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар арасында «Балалар күзлегеннән урман» дигән рәсем конкурсы үткәргән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Камилла Гыйльметдинова («Росток» берләшмәсе, Иске Чаллы урта мәктәбе) яулаган. Икенче урында – Дарья Егоровага («Яшь урманчылар», Советлар Союзы Герое Н.А.Козлов исемендәге Тимерлек төп гомуми белем бирү мәктәбе), өченче урында – Григорий Захаров («Зеленые», Якушкино урта мәктәбе) һәм Татьяна Илларионова («Яшь урманчылар», Советлар Союзы Герое Н.А.Козлов исемендәге Тимерлек төп гомуми белем бирү мәктәбе).

Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар «Нурлат урманчылыгы» ДКУ мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән. Бүләкләрне урманнарны торгызу инженеры Ольга Захарова, участок урманчылары Петр Блинов һәм Илдар Йосыпов тапшырган.

«Нурлат урманчылыгы» ДКУ белгечләре сүзләренә караганда, җиңүчеләрнең рәсемнәре киләсе елда урманчылыкның урман фонды территориясендә аншлагларда һәм баннерларда урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International