Татарстанда 1304 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, 5 майга урман торгызу эшләре 1304 га мәйданда башкарылган. Шул исәптән 1214 гектар мәйданда урман культуралары утыртылган, 90 гектарда урманнарны үрчетү эшләре башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, быел республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлыгы 3855 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак.

Шуның белән берлектә, Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да үткәрелә. Шулай итеп, чокыр-балкаларга агач утырту эшләре 1251 га мәйданда башкарылган, 1540 га мәйданда урман культуралары өстәп утыртылган.

«Дәүләт йөкләмәсендә каралган чаралардан тыш, Азнакай районында парник газлары чыгаруны компенсацияләү кысаларында саклагыч урман үсентеләрен утырту эше дәвам итә. Бүгенге көндә мондый үсентеләр 1129 гектар мәйданда утыртылды», – дип хәбәр иттеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлегендә.

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. 2020 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 179 процент һәм 0 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International