ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Әлки районында Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашты

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды.

Килеп җитү белән министр һәм район башлыгы Александр Никошин «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Чара барышында Базарлы Матак авылының үзәк паркында чыршы үсентеләре утыртылды.

Шуннан соң ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Министр мемориаль комплекстагы Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасында катнашты һәм бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Җиңү көне белән котлады.

Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, Җиңү көне – илебез халкы өчен иң мөһим, бөтенхалык өчен яраткан бәйрәм. «9 май көнне без үз-үзләрен аямыйча ил чиген саклаучыларга һәм тылда хезмәт итеп, Бөек Җиңү көнен якынайтучыларга тирән ихтирам һәм ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерәбез, – диде ул. – Сезнең алда баш иябез, Сез күрсәткән батырлык, каһарманлык һәм ныклык өчен, тыныч күк йөзебез һәм балаларыбызның йөзләрендәге шатлыклы елмаю хисләре өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим».

Чара Әлки районы иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды. Шулай ук «1941 елның июнь ае», «Фронтка озату», «Тылда сугыш», «Җиңү салюты» һ.б. театральләштерелгән тамашаларны да күрергә мөмкин иде.

Тантаналы чарадан соң ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Сугышчан дан музеенда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International