ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Әлки районында Сабантуй бәйрәмендә катнашты

2021 елның 12 июне, шимбә

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды. Анда ул Базарлы Матак авылында Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

Министр җыелган кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде, татар халык бәйрәме Сабантуйның әһәмияте турында ассызыклады.

«Сабантуй – язгы кыр эшләренең тәмамлануы гына түгел, ә барлык халыклар өчен тынычлык, татулык һәм дуслык, кунакчыллык һәм хезмәт сөючәнлек символы да, – диде Равил Кузюров. – Быел Сабантуй дәүләтебезнең төп бәйрәмнәреннән берсе – Россия көненә туры килде. Россия – көчле ил. Үткәнебез – бай, бүгенгесе – лаеклы һәм ышанычлы, киләчәгебез – бөек. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим».

Бәйрәмгә җыелган халыкны муниципаль район башлыгы Александр Никошин да сәламләде.

Алга таба Әлки районының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм районның иҗат коллективлары катнашында бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Ат чабышлары, төрле конкурслар, уеннар, шулай ук спорт ярышлары: билбау көрәше, гер күтәрү һәм кул көрәше, аркан тартышу, баганага менү, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, бүрәнә өстендә көрәшү һ.б. оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International