Әгерҗе муниципаль районының Кадыбаш авылында Ерак тау чишмәсе ачылган. Чишмә ачу хөрмәтенә «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ Девятернә кишәрлеге хезмәткәрләренең тырышлыгы белән, Кадыбаш авыл җирлеге халкы һәм мәктәп укучылары белән берлектә, чишмә янында 250 нарат һәм 230 каен утыртылган.
Зур эш башкарылган, хәзер утыртылган агачларның сакланышын, табигать һәйкәлләренең чисталыгын һәм тәртиптә тотылуын карап тотырга кирәк.