«Яшь имәннәр» мәктәп урманчылыгында «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» дип аталган бәйге булып узган

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Лениногорск шәһәрендә 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь имәннәр» мәктәп урманчылыгында «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» дип исемләнгән бәйге булып узган.

Бәйге нәтиҗәләре буенча «Гаҗәеп ашханә» номинациясендә Мария Суслова беренче урынга лаек булган. Икенче урын – Дарья Тимировага, өченче урын Марьяна Манасянга бирелгән.

«Иң отышлы вариант» номинациясендә беренче урынны Тимур Алиев алган. Икенче урын – Рада һәм Руфинә Рәшитоваларга, өченче урын Риана Хаҗиевага бирелгән.

Бәйгедә җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр әзер җимлекләрне Лениногорск кишәрлегендә элеп чыккан. Укучылар кошларга даими рәвештә азык биреп торыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International