Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Урман комплексын цифрлы трансформацияләү» Бөтенроссия форумы эшендә катнашты

2022 елның 29 июле, җомга

Бүген Ульяновск шәһәрендә «Урман комплексын цифрлы трансформацияләү – 2022» II Бөтенроссия форумының пленар утырышы узды. Аның эшендә урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, фәнни һәм эксперт бергәлеге вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Форум барышында урман тармагын цифрлаштыру, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын эшләү, 2022-2025 елларда Россия Федерациясендә агач әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Ульяновск өлкәсенең табигать һәм цикллы икътисад министры Гөлнара Рәхмәтуллина, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, БР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны куллану һәм яңадан торгызу, дәүләт урман реестрын алып бару бүлеге башлыгы Альберт Закиров һ. б. чыгыш ясады.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасының урман комплексын цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсен тәкъдим итте. Ул ТР урман фондының геомәгълүмат системасы, дистанцион зондлау мәгълүматлары нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту сервисы һәм ТР урман комплексының исәпкә алу системасы турында сөйләде. «Әлеге инструментлар урман ресурсларын исәпкә алу һәм идарә итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, урман фонды территориясендә үзгәрешләр, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисү, янган урман кишәрлекләрен вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә, – диде Илгизәр Зарипов. – Моннан тыш, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проекты да гамәлгә ашырылды».

Аның сүзләренә караганда, барлыгы 13 дәүләт хезмәте цифрлаштырылган. Алар арасында – урман кишәрлеген арендага бирү, түләүсез файдалануга, даими (вакыты буенча чикләмичә) файдалануга бирү, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү, урманнардан файдалану турында урман декларацияләрен һәм хисапларын кабул итү, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү һ.б.

«Хәзерге вакытта урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүмат базасын булдыру, квадрокоптерлар сатып алу һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм аның ведомствосындагы учреждениеләрнең ИТ-инфраструктурасын модернизацияләү эшләре алып барыла», – дип йомгаклады министрның беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International