Татарстан Республикасының Кукмара районында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының «Агач аударучы» компетенциясе буенча ярышлар башланды

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районы Лубян авылында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2024» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында «Агач аударучы» компетенциясе буенча ярышларны ачу тантанасы булды. Исегезгә төшерәбез, «Профессионаллар» хәрәкәтенең төп максаты – Россия икътисадының төрле тармакларын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү, бу «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә. Илкүләм проектлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.

Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев һ.б. катнашты.

«Профессионаллар» хәрәкәте яшьләргә ярдәм итүгә һәм кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. Мондый ярышлар катнашучыларга үзләренең осталыкларын күрсәтергә, күнекмәләрен арттырырга һәм бер-берсе белән иң яхшы практикаларны уртаклашырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте министр урынбасары Рәис Гомәров. – Лубян урман-техник көллиятендә бик күп талантлы балалар укый. Барыгызга да уңышлар телим, иң көчлесе җиңү яуласын!»

«Агач аударучы» компетенциясе буенча ярышлар быелның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ 2 нче һәм 3 нче курс студентлары катнашачак. Конкурсантлар бензопычкы чылбырын алмаштыру, агач кисү, бүрәнәләрне комбинацияле кисү, ботакларны кисү, диләнке баганасы әзерләү һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча берничә биремне үтиячәк.

Белешмә өчен. Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2024»  Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы Татарстан Республикасында 2024 елның 12 февраленнән 31 мартына кадәр 302 компетенция буенча 87 мәйданчыкта уза. Ярышларда 2,2 меңгә якын кеше катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International