Зеленодольскида «Порт» яшьләр үзәге базасында чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узган

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

«Порт» яшьләр үзәге базасында Зеленодольск шәһәренең чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узган. Чара «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ тарафыннан оештырылган.

Очрашу барышында Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхразыев укучыларга белем йортының тарихы, студентлар өйрәнә торган дисциплиналар, мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары, 2023 елда көллияткә кабул итү нәтиҗәләре һәм 2024 елда кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләгән.

Шулай ук укучылар алдында «Инногеотех» ҖЧҖ белгечләре – компаниянең маркетинг һәм үсеш бүлеге җитәкчесе Кирилл Измайлов, проектлар җитәкчесе Раушания Хөснетдинова һәм геомәгълүмат системалары белгече Диана Ергалиева чыгыш ясаган. Алар балаларны Татарстан урман тармагының цифрлы трансформациясе кысаларында эшләнгән системалар һәм сервислар белән таныштырганнар.

Очрашуда А.С.Пушкин исемендәге №9 лицей, 16 нчы, 4 нче урта мәктәп, 5 нче гимназия, Н.Н.Алтынов исемендәге 15 нче урта мәктәп һәм Н.А.Катин исемендәге 17 нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International