Министр урынбасары Рәис Гомәров Әтнә һәм Теләче муниципаль районнарында булды

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Әтнә һәм Теләче муниципаль районнарында булды.

Әтнә районында ул 2023 елда «Ары урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Ары урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Олы Әтнә авылында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Алмаз Хәлиуллин чыгыш ясады. Ул узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта алда торган урман культурасы һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек бара, – дип хәбәр итте Алмаз Хәлиуллин. – Быел Ары урманчылыгы территориясендә 18 гектар мәйданда – урманнарны торгызу, 40 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 139,5 гектарда урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкарылачак».

Шулай ук ирешелгән нәтиҗәләр һәм эшчәнлек юнәлешләре турында урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов та хәбәр итте.

Министр урынбасары Рәис Гомәров узган ел ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Ул белгечләргә халыкка урманга якын участокларны коры үлән үсемлекләреннән, урып-җыю калдыкларыннан һәм аунак агачлардан чистарту яисә янгынга каршы минераллаштырылган полоса яисә башка янгынга каршы барьер белән урманны аеру кирәклеген аңлатуга аерым игътибар бирергә кушты.

Теләче районында Рәис Гомәров 2024 елда урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Теләче авылы администрациясе бинасында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин катнашты.

«Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев урманнарны торгызу эшләренә әзерлек һәм урман янгыннарын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында хәбәр итте.

Киңәшмә ахырында министр урынбасары Рәис Гомәров ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урманнарны янгыннан саклау пропагандасын алып бару буенча чаралар комплексын үтәүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International