Татарстан Республикасының Кукмара районында «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының «Урман таксациясе» компетенциясе буенча ярышлар узды

2024 елның 29 марты, җомга

Кукмара муниципаль районы Лубян авылындагы Лубян урман-техник көллияте базасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2024» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында «Урман таксациясе» компетенциясе буенча ярышлар узды. Билгеләп үтик, «Профессионаллар» хәрәкәтенең төп максаты – Россия икътисадының төрле тармакларын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү, бу «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Ярышларда көллият студентларыннан торган 5 команда катнашты. Баш эксперт булып укытучы Ринат Байгобулов, эксперт-методист – укытучы Рәсил Гайнанов, компетенция менеджеры – укытучы, М.В. Ломоносов исемендәге Төньяк (Арктика) федераль университетның Император Петр I технология көллиятенең технология бүлеге мөдире Александр Шишалов чыгыш ясады.

Шартларга ярашлы рәвештә, конкурсантлар 5 биремне үтәгәннәр: абрис һәм буссоль йөреше, диләнке таксациясе, матди бәя төзү, сынау мәйданын аерып чыгару һәм шытымнарны исәпкә алу.

1 апрель – дүшәмбе көнне ярышларга йомгак ясалачак һәм җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, «Профессионаллар-2024» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы Татарстан Республикасында быелның 12 февраленнән 31 мартына кадәр 302 компетенция буенча 87 мәйданчыкта уза. Ярышларда барлыгы 2,2 мең кеше катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International