Урман тармагы белгечләре республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар үткәрде

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Татарстанның урман хуҗалыгы белгечләре республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар үткәрде.

Әйтик, «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Яшел планета», «Чыршыкай», «Урман дуслары» һәм «СПЭКТР» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен «Кошлар – безнең дуслар» темасына лекцияләр үткәргән. Алар укучыларга урманнар, табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле, кошлар турында кызыклы фактлар турында сөйләгәннәр. Лекцияләрдән соң укучылар укытучылар һәм урманчылар җитәкчелегендә сыерчык ояларын эшләгәннәр.

«Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ урман мастеры Нурислам Шәрәфиев һәм Державино мәктәбендә укучылар да сыерчык ояларын ясап, аларны уку йорты территориясендә урнаштырып чыкканнар.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара кошлар көне (International Bird Day) – ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Аның максаты – кошларның төрлелеген һәм исәбен саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International