Республиканың Балтач районында «Урман эше» компетенциясе буенча ярышлар узган

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Балтач районы Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте кысаларында «Урман эше» компетенциясе буенча ярышлар узган. Ярышларны районның Мәгариф идарәсе һәм Мәктәптән тыш эш үзәге оештырган.

Ярышларда районның 12 гомуми белем бирү учреждениесе укучылары катнашкан.

Шартларга ярашлы рәвештә, конкурсантлар агач һәм куак токымнарын, урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар төрләрен һ.б. билгеләүгә кагылышлы берничә биремне үтәгәннәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, беренче урынны «Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучысы, «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Никита Филиппов алган. Икенче урынга Зифа Бариева (Норма урта мәктәбе) һәм Дилбәр Мәрданова (Сасна төп гомуми белем бирү мәктәбе), өченче урынга Булат Прокопьев (Чепья урта мәктәбе), Рәсим Усманов (Нөнәгәр урта мәктәбе) һәм Әдилә Нуриева (Балтач урта мәктәбе) лаек булган.

Ярышларда Арча урманчылыгы белгечләре – кишәрлек урманчысы Фәргать Һадиев һәм урман мастеры Марсель Низаметдинов катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International