Шәһәр яны урманчылыгы хезмәткәрләре «Орел ГБМ» МББУда сыерчык ояларын ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Шәһәр яны урманчылыгы хезмәткәрләре Лаеш районының «Орел ГБМ» МББУда сыерчык ояларын ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр. Аның кысаларында урман осталары Иван Игонин һәм Гүзәл Сабирова укучыларга сыерчык оясын ничек дөрес ясарга кирәклеген күрсәтеп, аны ясау өчен кирәкле эш кораллары һәм материаллар белән таныштырганнар.

«Уемының диаметры, кош оя эченә керә алырлык булсын өчен,  булачак хуҗаның зурлыгына бәйле рәвештә, 3-5 сантиметр булырга мөмкин, – дип билгеләп үткән Иван Игонин. – Әгәр аны күбрәк ясасаң, сыерчык оясына ерткычлар, мәсәлән, мәчеләр зыян салырга мөмкин. Күпчелек очракта, уемнарны түгәрәк итеп һәм корылманың өскерәк өлешендә ясарга киңәш ителә, бу очракта кош оя эчендә оялык ясап, шул ук вакытта оя тишеген капламаячак».

Мастер-класс барышында 4 сыерчык оясы ясалган, соңыннан аларны белем бирү учреждениесе янында элеп чыкканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International