ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы башланды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе старт алды. Традиция буенча, ул 2 этапта узачак: 22 апрельдән 22 июньгә кадәр һәм 9 сентябрьдән 9 ноябрьгә кадәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләвенчә, акциянең язгы этабы кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сары һәм аунак агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү үткәреләчәк.

«Барыгызны да акциягә кушылырга һәм экологияне яхшыртуга үз өлешегезне кертергә чакырабыз, – дип өстәде Равил Кузюров. –  Үзәк чаралар 18 майда уздырылачак».

2023 елда «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә 30 меңгә якын кеше катнашкан. Акция нәтиҗәсендә урман фондыннан 1,3 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган, 5,7 мең куб.м. коры-сары һәм аунак агач черетү өчен өемнәргә салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International