«Лебяжье» урман паркында имәннәр утыртылды

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Россельхозбанк, «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы булган Көнчыгыш Европа урман сынау станциясе белән берлектә, «Адымнар-Казан» ДАМУ өстәмә белем бирү үзәге территориясендә беренче сабакчалы имән питомнигы утыртылды. Чарада  банк, филиал хезмәткәрләре һәм «Адымнар-Казан» укучылары катнашты.

Объект очраклы сайланмаган. Өстәмә белем бирү үзәге «Лебяжье» урман паркы зонасында урнашкан, анда кыйммәтле агач токымнарыннан бары тик наратлар гына бар. Монокультуралы урман җилләргә һәм тамыр губкасына тотрыксыз, шуңа күрә урманның төрле токымлы һәм төрле яшьтәге, ягъни катнаш булуы мөһим. Бу территориядә имәннәр утырту урманны саклап калырга, шулай ук территориянең эстетик күренешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

«Социаль җаваплы банк буларак, безгә туган як табигатен саклауга һәм арттыруга юнәлдерелгән чараларда катнашу мөһим. Безнең инициатива урманны саклап калу өстенә, «Адымнар-Казан» мәктәбе укучылары үсеш алган үзәкнең экологик атмосферасына да уңай йогынты ясар, дип ышанам. Балаларның акциядә катнашуы урманнарның кеше һәм гомумән табигать тормышы өчен мөһимлеген искәртү буларак аерым мәгънә йөртә», – дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кадыйрмәтова.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үсентеләр узган елның көзендә мәктәп укучылары җыйган, орлыклары сайлап алынып, стратификацияләгән имән чикләвегеннән үстерелгән. Бу – мәктәпнең беренче питомнигы. Киләчәктә без үсентеләрне күзәтеп, карап торачакбыз. Мондый идеяләрне тормышка ашыру мәктәп укучыларына табигатьне саклау мәсьәләләрен хәл итүдә һәм территориянең экологик каркасын яхшыртуда актив катнашырга мөмкинлек бирә», – дип өстәде «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы директоры Ренат Гафиятов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International