Тәтеш шәһәренең «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне «Урманнарның яшь сакчылары» мәктәпкәчә урманчылык сафларына багышлау тантанасы узды

2024 елның 26 апреле, җомга

Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне  «Урманнарның яшь сакчылары» мәктәпкәчә урманчылык сафларына багышлау тантанасы узды.

Балаларны мәктәпкәчә яшьтәгеләр урманчыгына керүләре белән «Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ инженеры Надежда Миронова котлады. Алар балаларга таныклыклар һәм яшел галстуклар – «Урманнарның яшь сакчылары» берләшмәсенең символын тапшырды.

«Урман – табигатьнең кыйммәтле бүләге һәм иң зур милли байлык. Урманнарны юкка гына «планета үпкәләре» дип атамыйлар. Алар көн саен безнең өчен күзгә күренми торган, әмма чын мәгънәсендә кислородны торгызу буенча коткару эшен башкаралар, шулай ук зарарлы тузанарны йотып, аның үпкәләребезгә эләгергә мөмкинлек калдырмыйлар, – дип билгеләп үтте Надежда Миронова.  – Ләкин шул ук вакытта урман сакчыл мөнәсәбәт, кайгырту һәм яклау таләп итә.»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International