Казанда «Экояз – 2024» республика конкурсы кысаларында үзәк өмә узды

2024 елның 27 апреле, шимбә

Бүген Казанда Нокса урманында «Экояз – 2024» республика конкурсы кысаларында үзәк өмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов экологик проектлар турында сөйләгән экологик оешмалар активистлары белән аралашты. Шуннан соң ул өмәгә старт бирде.

Катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген һава торышы да, һәркемнең кәефе дә яхшы. Ул акциягә кушылган һәркемгә рәхмәт белдерде.

«Без бүген сезнең белән монда җыелдык, һәм бу – искиткеч урын, ә безнең республикада андый урыннар бик күп. Төбәктә су, урман ресурслары күп, һәм без аларның торышын үзебез күзәтергә, аларны сакларга тиешбез, – диде Татарстан Рәисе. – Мин волонтерларыбызга бик рәхмәтле – алар паркларны һәм урманнарны тәртипкә китереп кенә калмыйча, чүп-чардан да чистарталар, шулай ук мәктәпләрдә, башка оешмаларда профилактик эш белән дә шөгыльләнәләр».

«Сезнең һәрберегезгә рәхмәт белдерәсем килә, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов, волонтерларга мөрәҗәгать итеп. – Өмәдә барыбызга да яхшы эшләргә насыйп булсын! Барыгызга да тагын бер тапкыр зур рәхмәт. Без монда бергә, һәм һәркем файдалы гамәл кылачак».

Республика Рәисе алга таба агачлар утыртуда катнашты. Волонтерлар көче белән бүгенге көндә 80 гади нарат үсентесе утыртылды.

Шулай ук өмә чарасында концерт программасы, мастер-класслар каралган иде, кыр кухнясы эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International