ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елның 4 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елның 4 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Бу чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләрендә 10,5 мең патрульлек, 1,7 мең контроль (күзәтчелек) һәм профилактика чаралары үткәрелгән.

«Административ хокук бозулар турында барлыгы 29 беркетмә төзелде, – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Хокук бозулар арасында – урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, закон нигезендә билгеләнгән срокта административ штраф түләмәү, урман участокларыннан файдаланучыларның килешү шартларын үтәмәве».

Моннан тыш, дәүләт урман инспекторлары гражданлык хокукы мөнәсәбәтләре кысаларында урманнан файдаланучыларның урман законнарында каралган мәҗбүри таләпләрне үтәвен контрольдә тоту һәм профилактикалау буенча эш алып барганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International