Министр урынбасары Рәис Гомәров Зәй муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Зәй муниципаль районында булды. Анда «Зәй урман хуҗалыгы» ТР ДБУ  директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Әсәдуллин катнашты. Чара Зәй шәһәренең мәдәният йортында узды, анда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты.

Рәис Гомәров Илдар Әсәдуллинны билгеләнүе белән котлады һәм аңа эшендә уңышлар теләде.

Соңыннан министр урынбасары Зәй урманчылыгының административ бинасын ремонтлау барышы белән танышты. Җитәкче-урманчы Ирина Забродина быел биредә республика программасы буенча түбә ремонтланачак, шулай ук эчке һәм тышкы бизәү эшләре башкарылачак, дип сөйләде.

Эш сәфәре ахырында Рәис Гомәров Бөек Ватан сугышы тылы хезмәтчәне Шәмсетдинова Минсорур Исхак кызы янына килде. Минсорур Исхак кызы бөтен гомерен Зәй урман сәнәгате хуҗалыгында эшләүгә багышлый, аннан лаеклы ялга китә. Ире белән бергә алар 3 бала тәрбиялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International