Татарстанда ак койрыклы су бөркетен (Haliaeetus albicilla) тамгалау дәвам итә

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Проектның максаты булып ак койрыклы су бөркетенең Татарстанда оялау төркеменең территориаль бәйләнешләрен, яшәү озынлыгын, тереклек итү үзенчәлекләрен, үлем сәбәпләрен һәм таралышын ачыклау тора. Кошлар европа программасы буенча махсус төсле боҗралар белән тамгалана, моны кошлар боҗралауның Швеция үзәге координацияли.

Боҗралау барышында орнитолог Ринур Бикмансуров ак койрыклы су бөркетенең Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Тукай, Чистай районнарындагы оялау кишәрлекләрендә булды. Шул исәптән – “Спас”, “Зөя”, “Кичкетаң”, “Чиста болыннар”, “Лобач тавы” тыюлыкларында, “Борков дачасы” табигать һәйкәлендә.

Галимнәр шулай ук су бөркетләренең бала чыгаруы өзелү, йомыркалары һәм чебиләре һәлак булу очракларын да теркәделәр.

Быел Татарстанда 23 оядагы 43 чеби боҗраланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International